Муниципаль районнар катнашында гидротехник корылмаларны һәм зиратлардагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү сораулары каралды

2022 елның 25 ноябре, җомга

Бүген видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгһлиуллин рәислегендә  республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары катнашында җир-мөлкәт сораулары буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә сорауларының берсе муниципаль берәмлекләр тарафыннан 42 гидротехник корылма рәсмиләштерүне тәмамлау булды:

– ТР 14 муниципаль берәмлегендә 24 ГТС муниципаль милеккә рәсмиләштерелергә тиеш,

– ТР 5 муниципаль берәмлегендә 7 ГТС авыл җирлекләренә ихтыяҗ юк,

- 11 бәхәсле ГТС, проблемалы җир участокларында урнашкан.

Киңәшмә барышында районнарга әлеге эшләрне кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен карар кабул итү кирәклеге турында аңлаттылар.

Киңәшмәдә шулай ук зиратлар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләсе дә каралды.

Татарстан Республикасында 3 660 зират исәпләнә, алар 4 229 җир кишәрлегендә урнашкан. Районнар мәгълүматлары буенча, 4 056 җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән, 173е рәсмиләштерелмәгән.

Рәсмиләштерелмәгәннәрдән: 57 җир кишәрлеге урман фонды җирләрендә, 49 – шәхси җирләрдә; 24-кадастр эшләре алып барыла; 27 – генераль планнарны эшләп бетерергә кирәк; 13 – категорияләрне күчерү өчен документлар әзерләү бара, 3 – Документлар ТР Министрлар Кабинетында һәм Министрлыкта карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International