Рөстәм Шәмеев чираттагы «Цифрлау дәресе» үткәрде

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасында циффрлаштыру елы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев Кайбыч муниципаль районы Хозесаново урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Видеотехнологияләр» һәм «Ничек IT-эшкуар булырга» дигән темалар буенча чираттагы «Цирфлау дәресе»  үткәрде. Министр урынбасары укучыларны циффрлы технологияләр һәм Татарстан Республикасында IT-бизнесны оештыру үзенчәлекләре белән таныштырды.

Дәрес күп сораулар биргән укучыларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан Рөстәм Шәмеев укучыларны IT-өлкәдә һөнәри үсеш мөмкинлекләренә игътибар итәргә, яхшы укырга, кыенлыклардан курыкмаска, үҗәтлек күрсәтергә чакырды. Барысы да үзен күп һөнәрләрнең берсендә таба ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International