Татарстан һәм Удмуртия республикалары арасындагы чик узу проекты расланды

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Удмуртия Республикасы белән чик урынын билгеләү соравы буенча Татарстан Республикасының зур эш төркеменең соңгы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкләде.

Катнашучылар субъектлар арасындагы чик узу проектын раслады. Хәзер “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ белгечләре тарафыннан килешү материаллары әзерләнә. Әлеге килешү декабрь уртасында имзаланыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International