2023 елда Бердәм салым счеты аша салым түләү мәсьәләсе буенча булачак вебинар турында

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты аша салым түләүгә күчү турында» дигән темага вебинарда катнашырга чакыра, ул 2022 елның 08 декабрендә 10: 00 сәгатьтә узачак.

         Спикер вебинар: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Кузьмина Олеся Сергеевна.

Чара барышында карала торган тема буенча онлайн режимда кызыксындырган сораулар бирү мөмкинлеге тормышка ашырылачак.

Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/34687ec9-fd18-4b37-a581-d72913f2c395) һәм ачылган биттә «катнашу»төймәсенә басыгыз.

     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International