Бүген Халыкара инвалидлар көне кысаларында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гадәттәгечә «Рәйхан» кафесында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм аларның әти-әниләрен хәйрия төшке ашына җыйды. Хәйрия ашыннан соң алар өчен район мәдәният йортында хәйрия концерты оештырылды.
Чарада ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөсәм Шәмеев катнашты. Ул чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм бүләкләр тапшырды.