Ятим балаларга торак урыннары бирү өчен каралган торак йортларны файдалануга тапшыру соравы каралды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә 2022 елда ятим балалар өчен калган 39 торак бинаны сатып алу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International