Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет катнашында коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы комиссиянең киңәйтелгән йомгаклау утырышы үткәрде.
Чарада Иҗтимагый совет әгъзалары - «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков , Совет рәисе Фәрит Мусин, агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчесе Нәҗгать Мәгърифәтуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе җитәкчесе киңәшчесе Владимир Козонков, Татарстан Республикасы Иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Артур Мостаев, Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова катнашты.
Уртак чара барышында комиссия һәм Иҗтимагый советның уртак компетенциясенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды:
1. 2022 елда норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы турында.
2. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләре, комитетлары белән хезмәттәшлек.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча министрлыкның баланс комиссиясен уздыру.
4. Иҗтимагый советның 16.12.2021 № 3 беркетмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, эшкуарларның башка берләшмәләре катнашында Министрлыкта коррупция торышы турында тармак тикшеренүләре нәтиҗәләрен карау.
5. Иҗтимагый контроль функцияләрен гамәлгә ашыру турында
6. 2022 елда Бәяләү эшчәнлегендә Юл картасы чараларын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында.
7. 2022 елда Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында.