9 декабрьдә Шомбыт авыл җирлеге генераль планын эшләү сораулары буенча Балык Бистәсе районы администрациясе белән уртак киңәшмә узды. “ТР Пространство белешмәләре фонды” дәүләт бюджет учреждениесеннән биредә директор Айрат Усманов, аның урынбасары Гүзәл Миндубаева һәм җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев катнаштылар.
Хәзерге вакытта ФГИС ТП сайтына генераль план проектын урнаштыру максты белән урман фонды җирләре белән торак пункт чикләре кисешү һәм урман бистәләре чикләрен билгеләү буенча комиссия үткәрү сорауларын хәл итү зарур.