Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 624 кешенең кадастр инженеры аттестаты бар, шуларның 69ы – 2013 елны алганнар.
01.07.2013 – 29.07.2013 чорда кадастр инженеры аттестаты алу өчен тагын 13 гариза кабул ителде.
Барлык дәгъвачыллар да кадастр инженерына булган таләпләргә туры килә һәм аттестация үтүгә рөхсәт бирелгән.
Алдагы имтихан көне 05.09.2013 көнгә билгеләнгән.