Росреестр тарафыннан булдырылган “Милли пространство белешмәләре системасы” Бердәм цифрлы платформа” федераль дәүләт мәгълүмати системасы 4 регионда тәҗрибәле кулланылышка кертелде. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдертте.
“Узган ел башында без Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән НСПД платформасын ясый башладык. 2022 елның декабрендә ул 4 төбәктә старт алды – Татарстан Республикасы, Краснодар, Пермь һәм Иркутск өлкәләрендә. Биредә территория турында ачык мәгълүматлар, шул исәптән җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шулай ук кешеләргә һәм базарның һөнәри катнашучыларына юнәлдерелгән нигездәге сервислар тупланачак. Әлеге платформаны һәм бердәм электрон картографик нигезне, бөтен ил территориясендә җир һәм башка күчемсез милек объектларын берләштереп, 2030 елга кадәр формалаштырып бетерергә планлаштырабыз”, - диде Марат Хөснуллин.