Кичә Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының яңа билгеләнгән урынбасары Алмаз Кыямов “ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесе коллективы белән танышты.
Шулай ук фондны тулыландыру, ТР географик объектлары атамалары каталогын алып бару, шәһәр төзелеше документларын әзерләү һәм республика чиген билгеләү эшләрен тәмамлау буенча агымдагы сораулар һәм планнар сөйләшенде.