ТР Төзелеш министрлыгында техник биремнәрне килештерү сораулары буенча киңәшмә үтте

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

ТР пространстволы планлаштыру институтының дәүләт йөкләмәсендә каралган эшләрне башкаруга техник биремнәрне килештерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Икътисад министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Казан агломерациясенең пространство һәм социаль-икътисадый үсеше Мастер-планын, Казан агломерациясе территориясе чикләрендә математик транспорт моделен эшләү, шулай ук Иннополис шәһәре территориясен һәм аның янәшәсендәге территорияләрне пространство үсеше стратегиясен эшләү буенча техник биремнәр каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча катнашучылар эшләрне үтәүдә киләчәктә тыгыз хезмәттәшлек итү турында килештеләр, шул исәптән төп бурычларның берсе - Казан агломерациясенең мастер-планын эшләү буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International