Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство оешмалары хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия ярышында катнаштылар.
Казанда зур массакүләм стартны ачу тантанасы Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон комплексы территориясендә узды. Спорт бәйрәме кунаклары өчен иҗади коллективлар чыгышлары, призлар уйнату һәм күңел ачу чаралары белән зур мәдәни программа әзерләнде.