Концессия килешүен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча онлайн-режимда киңәшмә

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Артур Галиев, Алексеевск һәм Чистай районнарының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, «Автострада» АҖ, «Главтатдортранс» ДКУ вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасында «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлын «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомобиль юлы составында төзү һәм эксплуатацияләү турында төзелгән концессия килешүен гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

«Автострада» АҖ вәкилләре районнарда барлыкка килгән җир кишәрлекләре белән проблемалар турында аңлаттылар, эшләрнең барышы һәм концессион килешү кысаларында чараларны үтәү фаразлары турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International