Кичә онлайн-режимда Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан «Вознесенский тракт» Җиңү проспектыннан «Волга» М-7 автомобиль юлына кадәр участок төзү» автомобиль юлы төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Артур Галиев һәм «Главтатдортранс» ДКУ вәкилләре катнашты.
Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре җир кишәрлекләре белән килеп туган проблеманы аңлаттылар, автомобиль юлы төзелеше кысаларында чаралар үтәлеше буенча эшләр барышы һәм фаразлар турында хәбәр иттеләр.