Торак төзелеше максатларында «Төзелеш өчен җир» проектына кертү өчен территорияләрне һәм җир кишәрлекләрен сайлап алу критерийлары буенча фикер алышынды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә ВКС режимында 2023 елга «Торак төзелеше максатларында әйләнешкә кертү өчен ачыкланган җир участоклары һәм территорияләр мәйданы» күрсәткеченә ирешү мәсьәләсе буенча «Төзелеш өчен җир» проектында киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында торак төзелеше максатларында «Төзелеш өчен җир» проектына кертү өчен мөмкин булган территорияләрне һәм җир кишәрлекләрен сайлап алу критерийлары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International