Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне исәпкә алу һәм аңа идарә итү буенча Бердәм мәгълүмат системасын эшләүнең календарь план-графигы каралды

2023 елның 3 марты, җомга

Министр урынбасары Рөстәм Шәмиев министрлык вәкилләре, «Татарстан Республикасының цифрлы трансформациясе үзәге» ДКУ һәм Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль мөлкәте белән идарә итү буенча Бердәм мәгълүмат системасын (ЕИС «Имущество») «БАРС Груп» АҖ катнашында киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә ЕИС «Имущество» ның календарь план-графигы проекты каралды һәм эшләрне тизләтү максатыннан графикка үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде.

Әлеге системаны эшләү быел башланды. Аны гамәлгә кертү дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне исәпкә алуның бердәм методологиясен, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү срокларын кыскартуны, коррупция куркынычларын киметүне һәм хезмәткәрләрнең хезмәт чыгымнарын оптимальләштерүне тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International