4 мартта Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысасына 2023 елның спорт сезоны старт алды. Чаңгы-биатлон комплексы базасында Мирный бистәсендә чаңгы ярышлары узды.
Ярышларда Марсель Миңнуллин, Илгизәр Сәлимҗанов, Екатерина Двоеглазова һәм Эльвира Идиятова чыгыш ясадылар. Ир-атлар 3 км, ә хатын-кызлар 1 км дистанциядә көч сынаштылар. Ярышларда барлыгы 22 команда катнашты.
Чара югары оештыру дәрәҗәсендә, азарт, сәламәт спорт көндәшлеге атмосферасында узды.