Ике елдан артык вакыт эчендә республикада җирләрнең кадастр бәяләве нәтиҗәләрен үзгәртүне сорап судларга 853 иск юлланган
2010 елда “Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында”гы федераль законга һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы канун гамәлгә кергәннән соң, республикада җирләрнең кадастр бәяләрен үзгәртүгә кагылышлы дәгъвалар ешайган. Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2013 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышында министр урынбасары Фәрит Мусин сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, шушы ике елдан артык вакыт эчендә республикада җирләрнең кадастр бәяләве нәтиҗәләрен үзгәртүне сорап судларга 853 иск юлланган. Шуның 265 е – 2013 елның беренче яртысында (126 сы –Казанда). Җир участокларын кадастр бәяләве нәтиҗәләрен күтәрү буенча 86 искны Казан Башкарма комитеты биргән.
Кадастр бәяләреннән канәгать булмыйча судларга дәгъва юллаучылар структурасына килгәндә, аларның 511 е - хуҗалык итүче субъектлар, 136 сы - шәхси эшмәкәрләр, 110 сы - физик затлар. Нәтиҗәдә, 853 искның беренче инстанциядә 572 се канәгатьләндерелгән, 33 е канәгатьләндерелмәгән, 2 се яңадан карауга җибәрелгән.
2 августка булган мәгълүматларга караганда, барлык исклар буенча җирле бюджетларга керми калган керем 800 млн сумнан артып китә, шуның 700 млн сумы Казанга туры килә.
Фәрит Мусин исклар буенча эшләүдәге кайбер проблемаларны барлап үтте. Аның белдерүенчә, быел кайбер муниципалитетларда яңа тенденция күзәтелә башлаган. Суд экспертизасы булганда, суд үз каравы буенча башка төбәкләргә запрослар юллап, алардагы экспертларны эшкә җәлеп итә. “Белгечләр фикеренчә, башка субъектлардан җәлеп ителгән экспертлар җирле базарны белми,шуңа сыйфатлы бәя бирә алмый”, -дип искәртте Фәрит Мусин. Ә кайбер очракларда 2 елдан азрак эш тәҗрибәсе булган экспертлар җәлеп ителә. “Бу очракларда без Башкарма комитетлар җитәкчеләренә экспертны билгеләүгә канәгать булмауны беркетмә белән теркәп, 10 көн эчендә карар белән канәгәть булмауга шикаять бирергә киңәш итәбез”, -ди министр урынбасары.
Ул шулай ук Башкарма комитетларда җир участокларын фактта куллануны тикшерү буенча инвентарьлаштыру һәм ревизия үткәрү эшләре башлануын хәбәр итте.