Министр Фәнил Әһлиуллин ВКС режимындагы киңәшмәдә Иннополис шәһәрендәге җир кишәрлекләре белән торак корпусларны баланслаучыга тапшыру мәсьәләсе буенча катнашты. Әлеге милекне тапшыруның мөмкин булган механизмнары турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ, «Иннополис университеты» югары һөнәри белем бирү автоном оешмасы һәм «Иннополис» АҖ хезмәткәрләре катнашты.