Министрлык ветераннары «ТатАгроЭкспо - 2023» АПК казанышлары күргәзмәсендә булдылар

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

7 мартта Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан Министрлыкның хезмәт ветераннары һәм пенсионерлары өчен «ТатАгроЭкспо - 2023» агросәнәгать комплексы казанышларының V авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашу оештырылды. Чара «Казан Экспо»да узды. Ветераннарны күргәзмәдә министр Фәнил Аглиуллин сәламләде.

Экспозиция өч павильонда тәкъдим ителгән. Бөтен Россиядән 350дән артык компания нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төрү өчен эшләнмәләр күрсәтте.

Экскурсия барышында ветераннар Россия һәм җирле җитештерүчеләрнең сөт продуктларын, ит продуктларын һәм җиләк-җимеш эчемлекләрен татып карадылар, ә аннары продукция сатып алдылар. Шулай ук алар автор чәйләре, тәм-томнар, агачтан эшләнгән эшләнмәләр һәм җылы черевичкалар тәкъдим иткән үзмәшгульләр продукциясе белән таныштылар, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карадылар.

Чара барышында ветераннар белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары очрашты: Азат Хамаев – ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык – төлек сәясәте комитеты рәисе, ун ел дәвамында министрлыкны җитәкләгән; Лотфулла Шәфигуллин-ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе, элек министрның беренче урынбасары вазифасын биләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International