Күп балалы гаиләләргә Казанны бирү өчен федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мәсьәләсе каралды

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Министрның беренче урынбасары Артур Галиев кичә Казанның күп балалы гаиләләренә федераль җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча Казан шәһәре һәм Биектау районы башкарма комитетлары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Хәзерге вакытта Казанда 18,1 мең күп балалы гаилә участоклар алу исемлегенә кертелгән, шуларның 7 меңгә якыны җир кишәрлекләренә ия булган.

Киңәшмәдә территорияне планлаштыру һәм чикләү буенча документлар эшләү, Биектау районы Дачный авыл җирлеге территориясендә җир төзелеше һәм кадастр эшләре үткәрү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International