Министрлык командасы шахмат буенча ярышларда катнашты

2023 елның 26 марты, якшәмбе

Шахмат буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы Р.Г.Нежметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә 25-26 мартта узды. Турнирда 19 команда катнаша.

Турнирда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты командасы җиңү яулады, икенче урынны Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе командасы, өченче урынны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты алды.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы 9 нчы урынны алды. Турнирда министрлык командасын Равил Хәсәншин, Ислам Немаев, Лилия Гайзетдинова һәм Резеда Зиннурова тәкъдим итте.

Лаеклы уен өчен катнашучыларга рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International