Зиратлар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Зиратлар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча эш барышы турында министр Фәнил Аглиуллин министрлыкның бу мәсьәлә буенча җаваплы хезмәткәрләре белән фикер алышты.

Татарстан Республикасында 3 660 зират исәпләнә, алар 4 229 җир участогында урнашкан. Районнар мәгълүматлары буенча, 4 061 җир участогы рәсмиләштерелгән, 168е рәсмиләштерелмәгән. Рәсмиләштерелмәгәннәрдән: 55 җир участогы урман фонды җирләрендә, 49 шәхси җир, 24 кадастр эшләре барышында, 27 участокка карата генераль планнарны эшләп бетерү таләп ителә, 13енә категорияне күчерү өчен документлар әзерләү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International