Төзелеп бетмәгән объектлар буенча киңәшмә

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Татарстан территориясендә төзелеп бетмәгән объектлар реестрын формалаштыру турында киңәшмә узды.

Чарада ТР Төзелеш министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, шулай ук 11 муниципаль район вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында, объектларны әлеге төркемгә кертү критерийларын исәпкә алып, төзелеп бетмәгән объектлар исемлеген киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан төгәлләштерү һәм 2023 елның 7 апреленә кадәр Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы адресына җибәрү турында карар кабул ителде.

10 апрельдә әлеге эшне тәмамлау максатыннан киңәшмә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International