Министрлык хезмәткәрләре балалар белән ЮХИДИ тарихы музеенда булдылар

2023 елның 7 апреле, җомга

Агымдагы елның мартында билгеләп үтелгән хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан республикада төрле чаралар үткәрелә. Министрлык хезмәткәрләре һәм аларның балалары өчен автоинспекторлар ГАИ-ЮХИДИ тарихы музее буенча экскурсия оештырдылар. 

Кунаклар Дәүләт автоинспекциясенең барлыкка килү тарихы, аның формалашу һәм үсеш этаплары турында белделәр. Шулай ук аларга машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләр буларак үтәлергә тиешле төп куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Балалар өчен автоинспекторлар балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча дәрес үткәрделәр һәм аларга истәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International