ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан территориясендә төзелеп бетмәгән объектлар реестрын формалаштыруны тәмамлый.
Бүген министрның беренче урынбасары Артур Галиев ВКС режимында капиталь төзелешнең тәмамланмаган объектлары исемлеген формалаштыруны тәмамлауны тәэмин итү буенча киңәшмә үткәрде. Чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ведомство карамагындагы учреждениеләр балансында тәмамланмаган объектлар булган 6 муниципаль район вәкилләре, шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы вәкилләре катнашты.Әлеге объектлар реестры ТР Министрлар Кабинеты дәрәҗәсендә киләчәк идарә карарын кабул итү өчен формалаштырыла.