Җиңү көне белән!

2023 елның 9 мае, сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы республика халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котлый!
 
Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле беренче бәйрәмнән ерагайта барса да, Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына. Илгә Бөек Җиңү алып килгән батырлар буыны белән без чын горурланабыз, туган җиребезне яратырга, хезмәт сөяргә алардан өйрәнәбез. 

Барыгызга да сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International