Бүген Кайбыч районының Р. Кәлимуллин исемендәге Бурундук төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик коллектив һәм укучылар мәктәп укытучылары-ветераннары белән очрашты. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын һәм Бөтенроссия педагог һәм остаз елын бәйрәм итү кысаларында узды. Бу очрашуда министрлыкның чараларны исәпкә алу һәм оештыру идарәсе башлыгы Илдар Рәхмәтуллин катнашты.
Чарада сәламләү сүзе белән мәктәп директоры Рания Хуҗина һәм Илдар Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Укучылар кунакларга бию осталыгы, вокал, музыка коралларында уйнау, шахмат уйный белү сәләтләрен күрсәттеләр, шулай ук спорт номерлары күрсәттеләр. Укытучылар мәктәп тормышындагы күңелле һәм кайвакыт моңсу мизгелләр турында истәлекләре белән уртаклаштылар, вафат булган хезмәттәшләрен искә алдылар.
Ветераннар мәктәп директорына һәм бөтен педагогик коллективка чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары, мәктәп традицияләрен саклаган һәм арттырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара ахырында Илдар Рәхмәтуллин мәктәп китапханәсе фондына китаплар тапшырды.
Мәктәп 1922 елда барлыкка килә һәм бай традицияләргә ия. Укучыларның патриотик тәрбиясенә зур әһәмият бирелә мәктәптә музей булдырылган, анда авыл халкының хезмәт казанышлары һәм хәрби хезмәтләре чагылдырылган. Бурундук мәктәбе укытучыларының һәм укучыларының авыл, туган як тарихына, хезмәт ветераннарына сакчыл мөнәсәбәте республиканың барлык авыл мәктәпләре өчен яхшы үрнәк булып тора ала.