Бүген Казанның Үзәк стадионында ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында турнир узды.
Катнашучыларга 4-100 метр эстафетасын йөгерергә кирәк иде.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы 12 нче урынны алды. Команда составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре: Линар Әлмөхәммәтов, Карен Хачатрян, Эльвира Бадыкова һәм Кристина Груздева керде.
Ярышларда ТР Рәис администрациясеннән, ТР Дәүләт Советыннан, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, республика министрлыкларыннан һәм ТР буенча федераль ведомстволарның территориаль идарәләреннән 21 команда катнашты.