Бүген Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары»республика табигать саклау акциясе кысаларында урман фондын күпләп җыештыру оештырылды. Акциядә республика министрлыклары, ведомстволары, учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре белгечләре катнашты.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Министрлыкның ведомство карамагындагы учреждениеләре хезмәткәрләре Лаеш муниципаль районы Орел авылы янында Шәһәр яны урманчылыгының Столбищенск участок урманчылыгы урман фонды территориясен җыештырдылар.
Гомуми тырышлык белән 3 гектар урман чүп-чардан чистартылды.