Министр Фәнил Әһлиуллин «Татарстан Республикасы флоты» АҖ компаниясенә судноларны тапшыру тантанасында катнашты

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның Елга портында а.м. Горький исемендәге Зеленодольск заводында җыелган «Метеор-2020» тиз йөрешле пассажир судносын һәм А217-1 пассажир судносын «Татарстан Республикасы флоты» АҖ суднолар компаниясенә тапшыру тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Константин Анисимов, «Ак Барс «холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.

«Татарстан Республикасы флоты» акционерлык җәмгыяте устав капиталында Татарстан Республикасының 100% өлеше һәм 2 млрд сум күләмендә бюджет инвестицияләре белән эчке су транспортында пассажирлар йөртүне үстерү максатыннан төзелгән. Җәмгыятьнең хуҗасы-ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы исеменнән республика.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International