Кичә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияров рәислегендә «министрлыкның стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлеге башлыгы»Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды.
Конкурста 3 дәгъвачы катнаша. Үтәлгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә нәтиҗәсендә җиңүче итеп Сергей Иванович Спичков билгеләнде.
Моннан тыш, шул ук көнне 3 дәүләт граждан хезмәткәрен дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү буенча комиссия утырышы уздырылды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык аттестацияләнүче хезмәткәрләр биләгән вазыйфаларына туры килә һәм Министрлыкның кадрлар резервына кертү өчен тәкъдим ителә.