Дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 231,78 млн сум салым булмаган керем керде

2023 елның 2 июне, җомга

2023 елның 31 маена республика бюджетына кергән дәүләт милкен һәм җир участокларын кулланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 231,78 млн сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы алдындагы бюджет йөкләмәсе 42,84 % ка үтәлгән.

Республика бюджетына:

милекне арендалаудан - 109,77 млн сум, план 51,1% ка үтәлгән;

җир арендалаудан - 43,9 млн сум, план 54,2 % ка үтәлгән;

сервитуттан 5,96 млн сум, план 198,7 % ка үтәлгән;

мөлкәт сатудан - 24,07 млн сум, план 79,9 % ка үтәлгән;

җир кишәрлекләрен сатудан - 2,42 млн сум;

ышанычлы идарәдән - 40,53 млн сум, план 106,7 % ка үтәлгән;

дивидендлар - 0,4 млн сум, план 0,4 % ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше - 4,7 млн сум, план 6,1 % ка үтәлгән;

башка керемнәрдән - 0,01 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International