Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (функцияләрен) һәм (яки) Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын (алга таба – дәүләт хезмәтләре порталы) кулланганда дәүләт хезмәтләрен алу җиңел һәм гади. Электрон гаризаны уңай вакытта, тәүлекнең, бәйрәм һәм ял көннәренең вакытына карамастан бирергә мөмкин.
Хезмәт алу өчен өйдән чыгарга кирәк түгел. Электрон гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрү һәм җибәрелгән гаризаның үтәлешен күзәтү җитә. Портал мөмкинлекләреннән физик һәм юридик затлар да файдалана ала.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына министрлык тарафыннан күрсәтелә торган 24 дәүләт хезмәте, шул исәптән 11 дәүләт хезмәте - бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталына чыгарылган.
Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mzio.tatarstan.ru/gosudarstvennie-uslugi-ministerstva.htm.
Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре порталы аша министрлык күрсәткән хезмәтләр буенча 800дән артык гариза килгән.