2023 елның 16 июненә күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 71 616 гариза бирүчене кертү турында Карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 102, Яр Чаллы шәһәре буенча – 7 037 гариза бирүче.
Татарстан Республикасы буенча, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, кадастр исәбенә барлыгы 49 293 җир кишәрлеге куелган. Казанда 7 411 җир участогы кадастр исәбенә куелган, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 404 җир участогы.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә гомуми өлешле милеккә 45 730 җир кишәрлеге бирелгән.