Районнар белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы уртак киңәшмә узды. Очрашуда Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, республиканың муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе һәм Росреестр идарәсе вәкилләре дә катнашты.

Февральдә Фонд тарафыннан районнарга генераль планнарның векторлы белешмәләрен тапшыруга сораулар җибәрелгән иде. Күпчелек районнар кирәкле материалларны һәм тапшыру актларын вакытында җибәрде, әмма 2 район – Биектау һәм Яшел Үзән – әлеге сорауларны җавапсыз калдырды. Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнары материалларны тапшырды, әмма имзаланган актларны кире кайтармады.

Шәһәр төзелеше документларына килгәндә, авыл җирлеге генераль планнарын вакытында өлгертү өчен Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарына тиз арада беренчел белешмәләр анкеталарын яңарту кирәклеге әйтелде.

Киңәшмәдә генплан һәм ПЗЗ әзерләү буенча мәгълүматны атна саен тапшыручы районнар да аерым билгеләнеп үтте. Район җитәкчеләренә генпланнар, ПЗЗ һәм ППТ техник биремнәрен Фондка тикшерүгә җибәрү, шулай ук ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары буенча генплан һәм ПЗЗ торышы турында белешмәләр тапшру кирәклеге искәртелде.

Презентациядә ЕГРНга торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен билгеләүне тәмамламаган районнар исемлеге дә күрсәтелде. Шулай ук 25.05.2023 елда узган киңәшмә беркетмәсе пунктларын башкармаган районнарны да билгеләделәр.

Катнашучылар икенче этап кысаларында районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү эшләрен һәм ПЗЗ проектларын тәмамлау өчен районнарга төп таләпләр белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International