2023 елның 30 июненә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 437,29 млн сум тәшкил итте. Татарстан Республикасы алдындагы бюджет йөкләмәсе 80,83 % ка үтәлгән.
Республика бюджетына:
милекне арендалаудан - 128,91 млн. сум (план 60% ка үтәлгән);
җирне арендалаудан - 52,26 млн. сум (план 64,6% ка үтәлгән);
сервитуттан - 62,98 млн. сум.;
мөлкәт сатудан - 32,12 млн. сум (план 106,6% ка үтәлгән);
җир кишәрлекләрен сатудан - 4,23 млн сум;
ышаныч идарәдән - 40,53 млн. сум. (план 106,7% ка үтәлгән);
дивидендлар - 97,59 млн. сум (план 100,7% ка үтәлгән);
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше - 18,64 млн. сум (план 24,2% ка үтәлгән);
башка керемнәрдән - 0,04 млн. сум.