Кадастр хисабына Татарстанның 2313 торак пункт чиге кертелде

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләр дәвам итә.

Хәзерге көндә 3 119 торак пункттан 2 313 чик (74%) кадастр хисабына кертелгән. Төрле башкаручыларда 106 җирлекнең генераль планы эшкә алынган. Бу 400ләп торак пункт чиген кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк.

2018 елдан башлап 264 Җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре расланды. Кадастр хисабына барлык территориаль зоналар кертелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International