Татарстан белән Чувашия арасындагы чик ЕГРНга кертелде

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы белән Чуваш Республикасы арасындагы чикнең узуы турындагы белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертелде. Чикнең озынлыгы – 554,62 километр тәшкил итте.

Чуваш Республикасы белән чикләрне билгеләү эшләре 2019 елдан бирле барылды. Чиктә Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан. Ике республиканың да башлангыч картографик һәм кадастр материалларын җыю һәм анализлау нәтиҗәләре буенча 122 проблемалы участок ачыкланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чик буе территорияләре бик тыгыз урнашкан һәм хуҗалык эшчәнлегендә актив кулланыла, барлык мәйданнар да диярлек кадастр исәбенә куелган.

Регионнар арасында чикне билгеләү турындагы килешү узган елның май аенда имзаланган иде.

2023 елның июнендә җир төзелеше эше Росреестрның дәүләт экспертизасыннан уңай бәяләмә алып, материаллар Татарстан буенча “Роскадастр” ГХК филиалына ЕГРНга кертү өчен тапшырылды.

Нәтиҗәдә Татарстан белән Чувашия арасындагы чик үзенең тарихи конфигурациясен үзгәртмәде. Килешү нәтиҗәләре буенча төрле документларда булган чикләрне картографик күрсәтүдә аерма мәсьәләләре хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International