Киңәшмәдә «Киңлек мәгълүматларының милли системасы»н гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм Татарстанда ЕГРНны кирәкле мәгълүмат белән тутыру буенча эшнең ничек баруы турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Раиса ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды директоры Айрат Усманов һәм җирдән файдалану һәм төзелеш буенча Генпланнар һәм кагыйдәләр эшләүчеләр катнашты.
Исегезгә төшерәбез, республика «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча пилот проектында катнаша. Системаның иң мөһим блокларының берсе-күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын төбәкнең торак пунктлары чикләре турында кирәкле мәгълүматлар белән тутыру. Республиканың барлык районнары белән әлеге юнәлеш буенча чараларны үтәү планнары-графиклары имзаланды.
Генераль планнар һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүчеләргә торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүматны ЕГРНга кертү һәм әлеге эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау буенча тәкъдимнәр бирелде.