Татарстанда «Киңлек мәгълүматларының милли системасы " программасын гамәлгә ашыру буенча оперштаб составы үзгәрде

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстанда РФ «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча оператив штаб составына үзгәрешләр кертелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Оперштаб Рәисенең яңа урынбасары итеп җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов билгеләнде. Ул узган елның көзендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифасыннан киткән Максим Рогожкинны алмаштырды.

Оперштаб рәисе булып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тора. Рәис урынбасарлары, Алмаз Кыямовтан тыш, - ТР Төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшев һәм ТР цифрлар министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

Исегезгә төшерәбез, оператив штаб 2022 елның августында оештырылды. Ул «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдырганда Росреестр белән үзара хезмәттәшлек өчен җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International