Экологик туризм өлкәсендәге проектлар турында фикер алыштылар

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Кичә министрлыкта экологик туризм өлкәсендә рекреация объектларын булдыру буенча проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук ВКС режимында муниципаль районнар вәкилләре катнашында уздырды.

Барлыгы 11 проект каралды, аларны Югары Ослан, Яшел Үзән, Менделеевск, Лаеш, Бөгелмә, Агерҗе һәм Кама Тамагы районнары территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Киңәшмәдә катнашучылар экологик туризм өлкәсендә рекреация объектларын төзү буенча проектларны гамәлгә ашыру стадияләрен, срокларын, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүнең проблемалы аспектларын һәм аларны хәл итү юлларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International