Бүген киңәшмәдә «Киңлек мәгълүматларының милли системасы»н гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм Татарстанда ЕГРНны кирәкле мәгълүмат белән тутыру буенча эшнең ничек баруы турында фикер алыштылар.
Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен һәм генпланнарын эшләүчеләр белән киңәшмәне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Алмаз Кыямов һәм Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директоры Айрат Усманов катнашты.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 3 119 торак пунктыннан 2329ы кадастр исәбенә куелган. Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре белән 5715 территориаль зона турында мәгълүмат кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, республика «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча пилот проектында катнаша. Системаның иң мөһим блокларының берсе-күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын төбәкнең торак пунктлары чикләре турында кирәкле мәгълүматлар белән тутыру. Республиканың барлык районнары белән әлеге юнәлеш буенча чараларны үтәү планнары-графиклары имзаланды.
Фикер алышу барышында генераль планнарны һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүчеләргә ЕГРНга торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турында мәгълүмат кертү һәм әлеге эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау буенча тәкъдимнәр бирелде.