Хөрмәтле кадастр инженерлары!
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлый!
24 июльдә Рәсәйдә кадастр инженеры көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безнең илдә чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде. 2007 елның 24 июлендә күчемсез милекне исәпкә алу системасын күп яктан үзгәрткән 221-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Нәкъ менә шушы закон «кадастр инженеры» төшенчәсен кертә.
Бүген кадастр инженеры — геодезия, җир, шәһәр төзелеше, торак, гражданлык өлкәләрендә белемгә ия булырга тиешле белгеч. Кадастр инженеры тарафыннан рәсмиләштерелгән һәр документ гражданнарның һәм юридик затларның күчемсез милеккә һәм җир кишәрлекләренә законлы хокукларын гамәлгә ашыруда бик мөһим.
Бу истәлекле көндә сезгә саулык-сәләмәтлек һәм чиксез уңышлар телибез!