Конкурс Татарстан Республикасында 24 июньдә Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында игълан ителде.
Яшьләр торак конкурсы – яшьләр өчен уникаль мөмкинлек -шул исәптән никахта булмаганнар өчен дә-социаль ипотека шартларында «чиста бизәлештә» үз фатирларын сатып алу мөмкинлеге, квадрат метры өчен 60-70 мең сум ташламалы бәя һәм яңа фатирда яшәп, 28,5 елга кадәр кечкенә түләүләр белән ипотека түләү мөмкинлеге бар.
Конкурста кем катнаша ала:
- 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр;
- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;
- Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларында, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерцияле оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;
- Яшь укытучылар һәм мәгариф учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләре;
- Җәмәгать оешмалары активистлары;
- Яшьләр - Татарстан яшьләр сәясәте проектларында, студентлар үзидарәләрендә һәм иҗат берләшмәләрендә катнашучылар;
Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда ки, ташламалы шартларда гаилә булмаган яшьләр дә катнаша һәм үз торакларын сатып ала ала.
Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны #жильемолодымРТ 27.06.2023 елгы туры эфирындагы язмадан белергә мөмкин.
("яшьләр торак конкурсы" темасы туры эфирны яздыруның 1 сәгать 35 минутыннан башлап алып барыла).
Тэги: #ЖильёМолодымРТ