2013 елның 2 сентябре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Тукай муниципаль районында Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме тантанасында катнашты. Чара “Яңа-Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбе” Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә узды. Тантаналы линейкада мәктәп укучылары, әти-әниләре, укытучылар,район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, матбугат чаралары вәкилләре – барлыгы 200 гә якын кеше катнашты.
Укучылар һәм әти-әниләргә сәламләү сүзе белән министр Азат Хамаев мөрәҗәгать итте. Ул Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннехановның Мөрәҗәгатен җиткерде, барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм укучыларга яхшы билгеләргә уку теләде.
Җыелган халык алдында шулай ук мәктәп директоры Сәлман Әхмәтҗанов, авыл җирлеге җитәкчесе Мансур Сәгытдинов, Тукай муниципаль районы хакимият башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясадылар.
Рәсми өлештән соң мәктәп укучылары сәхнәләштерелгән музыкаль чыгыш күрсәттеләр.