Республикада күп балалы гаиләләргә 46 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

2023 елның 31 июленә күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 71 674 гариза бирүчене кертү турында карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 103, Яр Чаллы шәһәре буенча – 9 386 гариза бирүче.

Татарстан Республикасы буенча, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, кадастр исәбенә барлыгы 49 649 җир кишәрлеге куелган. Казанда 7 411 җир участогы кадастр исәбенә куелган, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 404 җир участогы.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә барлыгы 46 010 җир кишәрлеге бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International