ГИСОГДны тутыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә Министрлык эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасы (ГИСОГД) кысаларында хезмәт күрсәтүләрнең һәм функцияләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе узды.

Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР пространство белешмәләре фонды, ТР цифрлы трансформация үзәге һәм «БАРС Груп» АҖ вәкилләре катнашты.

Киңәшмә йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының әлеге система эшчәнлегендә нәтиҗәле катнашуын тәэмин итү буенча кызыксынган яклар арасында алга таба хезмәттәшлек итүнең төп юнәлешләре билгеләнде.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.02.2023 № 169 карары белән «Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы турында Нигезләмә расланды, аңа ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы әлеге системада булган геодезия һәм картография материалларының актуальлеген үз вәкаләтләре чикләрендә тикшерү өчен җаваплы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы тарафыннан билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International