31 августта һәм 1 сентябрьдә Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХII Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Чараның оештыручылары – ТР Министрлар Кабинеты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Казан федераль университеты һәм “Казан Экспо” МКҮ.
Конференция узу урыннары:
- 31 августта “Казан Экспо” МКҮ конференц-залының 8 залында (ТР, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Выставочная ур., 1);
- 1 сентябрьдә КФУның Шәһәр астрономия обсерваториясендә һәм В.П.Энгельгардт ис. Астрономия обесрваториясендә (Яшел Үзән районы, Октябрьский ур, АОЭ ур, 7, Планетарий).
Конференциядә катнашу бушлай.
Доклад белән катнашу өчен 15 августка кадәр Rasul.Giniatullin@tatar.ru электрон почтасына заявка (ФИО, оешма, вазифа, телефон, факс, эл.почта, эш урыны адресы, доклад темасы) һәм докладның үзен юнәлдерү мәҗбүри.
Тыңлаучы буларак катнашу өчен 31 августка кадәр сылтама буенча теркәлү сорала: https://registration.kazanexpo.ru/join/82e25f4dace615c2372998707a2ac31